ШЕЛЛАК и. голл. 1) Кайбер тропик агачларда паразитлык итә торган бөҗәкләр эшләп чыгарган, лак, сургыч кебек нәрсәләр өчен чимал булып хезмәт иткән табигый сумала. Шеллак үзе зыянлы түгел, ә менә аны чистартканда кулланыла торган махсус эремәләр тырнакларны бозарга мөмкин. Мәйдан 2) Маникюрда кулланылган гель-лак төре һәм шуның белән эшләнелгән маникюрның үзе. Соңгы вакытта маникюрны шеллак белән ясыйлар. Саба таңнары |