ШЕЗЛОНГ и. фр. Арканы сөяп ярым ятып тору өчен материя тарттырылган җиңел, күчерелмәле урындык. Кемнәрдер камыш урындыкларны, шезлонгларны кояшка тартып чыгарып, ярым чишенгән хәлдә сузылышып яттылар. А.Гыйләҗев. --- койма буенда куерып үскән кычытканнар ышыгындагы шезлонгында, мүкләнгән олы таш сыман, көннәр буена кузгалырга иренеп ята торган иде. А.Юнысова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә