ШЕДЕВР и. фр. 1) Осталык үрнәге булырлык иң югары дәрәҗәдәге, сокланырлык сәнгать әсәре; шаһәсәр. Дөнья сәнгатенең шедевры Венера Милосская статуясы бу, Рамазан абый. Безнең эрага кадәр үк антик культура иҗаты. И.Юзеев. Нишләп соң без шушы бәһа биреп бетермәслек рухи байлыгыбызны, дөньяга күрсәтердәй музыкаль шедеврларыбызны сандыкка бикләп саклыйбыз. Р.Вәлиев 2) ирон. Тиешле профессиональ дәрәҗәдә булмаган, түбән сыйфатлы, начар, чиле-пешле, булыр-булмас нәрсә. – Укыдым да төсле кызыгызның шедеврларын. – Я, өметлеме? – Кызларның нәрсә инде, шул бәхетсез мәхәббәт, әнкәсен сагыну, Мәрзия ханым. Н.Гыйматдинова. Хәзер композиторлар үзләре текст язалар, көй чыгаралар, үзләре җырлыйлар. Бәлки, кайберәүләрне хисләндерәдер, әмма ул «шедевр»ларда логик фикер, уй юк. Р.Фәйзуллин |