ШЕВРОН и. фр. хәрби Хәрбиләр (солдат һәм кече офицерлар) киеменең сул җиңендә хезмәт срогыннан тыш ничә ел хезмәт итүен белдерә торган почмак формасындагы галун, шнур яки тасма тегелмә. Билетын исәпкә алдырган чиратта Зуфирә бер диңгезче артына туры килде. Зәңгәр китель җиңенә өч сары тасма – шеврон тегелгән иде. «Капитан», – дип уйлады Зуфирә. М.Маликова // Бөек Ватан сугышы вакытында яраланганлыкны белдерү өчен уң күкрәккә тегелә торган кызыл яки алтын төстәге тасма |