ШЕВИОТ и. ингл. 1. Өске кием тегү өчен кулланыла торган артык калын булмаган, йомшак, җиңел йон яки ярымйон тукыма. Ике-өч минуттан соң идарәдәге тимер сандык өстендә шевиот, трико, бостон һәм башка чүпрәк-чапраклар өелеп ята иде инде. Р.Батулла. 13 сум 70 тиенгә шевиот дигән материалдан концерт костюмы да тектереп җибәрдем әле получкадан. Т.Нәҗмиев

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Гыймай абыйның өстендә Сафа абый тегеп биргән шевиот бишмәт, башында шул элекке малорус дигән озын бүрек. Г.Бәширов. Бәдри --- колхозда эш бетүгә --- әллә кай якларга чыгып китә һәм май бәйрәме алдыннан гына, кап-кара шевиот костюм, сары штиблетлар киеп, авылга кайтып төшә ---. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә