ШВА’БРА и. нем. Нечкә баулар, сүс, чүпрәк яки мунчала кебек нәрсәне таякка беркетеп эшләнгән идән юу әсбабы. Без бөтен экипаж белән кулларыбызга көрәкләр алып, бу кадерсез пассажирларны көрәк белән көрәп, швабралар белән себереп, диңгезгә ташларга мәҗбүр булдык. А.Хәсәнов. --- Ниса апа --- швабрасын сулы чиләктә сыга-сыга һәм болында печән чапкан ирләр кебек селтәнә-селтәнә, озын коридорларның идәннәрен юарга керешә. Т.Нурмөхәммәдев |