ШӘҺИД и. гар. 1) дини Аллаһ юлында һәм дин өчен сугыш барышында үлгән кеше. Бөтен әүлиялар, бөтен пәйгамбәрләр, дин юлында шәһид булган бөтен мөселманнар, еглый-еглый күзләре беткән, агарга яше кипкән шул хатынга шәфагатьче бул, бул! Г.Исхакый 2) Ватан, милләт, изге максат яки бурыч өчен үлгән кеше ◊ Шәһид китү Иманы, ватаны һәм изге максаты яки бурычы өчен сугышканда үлү. Моңарчы шәкертләренә гел игелек, гел миһербан турында гына вәгазь укыган имам Кол Шәриф бүген шәкертләрен кылычка тотынырга, Ватанны дошманнан саклап шәһид китәргә чакыра. Р.Батулла |