ШӘҺВӘТ и. гар. кит. Каршы җенескә карата җенси дәрт, көчле теләк. Үзе балалык мәртәбәсеннән чыкмыйча, --- өйләнү хәерле нәтиҗә бирми. Бары хайвани шәһвәт, тән ләззәте үтәү өчен генә бер гамәл булып чыга. Г.Баруди. --- кызның ләззәт вәгъдә иткән ымсындырулы карашын тоюга, --- ул тагын ташкын хисләре коллыгында бер мәхлук хәлендә кала. --- Көннән-көн тирәнрәк суыра барган бу чоңгылдан ничек котылырга, шәһвәтеңә ничек баш булырга? Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә