ШӘҺӘРЧЕК и. 1) Зур булмаган шәһәр, кечкенә шәһәр . Ул арада төзек йортлары белән шәһәрчеккә тартым бер матур посёлокка килеп керделәр. А.Хәсәнов. Ә менә Чехиядә урнашкан кечкенә генә шәһәрчектә яшәүче халыкка рәхәт – Карловы Варының үз радиосы һәм телевидениесе көне-төне эшләп, күрсәтеп, сөйләп тора. Б.Рәхимова 2) Бер максатка хезмәт иткән аерым учреждение, бина һ.б.ш. комплексы . Без хәрбиләр шәһәрчегендә торганда, әти балаларны җыяр иде дә олимпия уеннары оештырыр иде. А.Гыйләҗев. Самолёт төзүчеләр шәһәрчеген узып, бүлнискә кереп барам. В.Нуриев |