ШӘҺӘРЧӘЛЕК и. 1) Кешенең үзен тотуында шәһәр гадәтләре, шәһәр тәрбиясе. Шәһәрчәлекнең бөтен ягы килсен дип, аякларны да аның җаена [Лена кушканча] атларга көйлим, барып чыкмый. Ә.Баян. Хәмәт исә Самат характерының шәһәрчәрәк варианты иде бугай. Анда шәһәрчәлек, иркенлек, кыюлык күбрәк иде. М.Вәлиев

2) Шәһәр кыяфәте, шәһәрчә үсү дәрәҗәсе, шәһәр билгеләре. Башлап күзгә бәрелгәне – шәһәрчәлек: тигез, киң аллеялар, чәчәк түтәлләре, көймәле арбалар. Җ.Рәхимов

3) Шәһәрдә кабул ителгән тормыш рәвеше. Бусагадан атлап керүгә, шәһәрчәлек, пөхтәлек күзгә ташлана: идәндә – затлы палас, түрдә – келәм белән ябылган кәнәфи; ян тәрәзә каршында – тартмалы язу өстәле, өстәл өстендә, киштәләрдә – рәт-рәт итеп тезелгән китаплар. Т.Мөбарәков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә