ШӘҺӘ’РЧӘ рәв. 1. Шәһәрдәге кебек, шәһәр гадәтенчә, шәһәр тормышына хас булганча. Без шәһәрчә сөйләшергә өйрәнмәгән. Г.Бәширов. Исхак аңлатып бирергә җыенган иде, киселгән кап-кара чәчле, шәһәрчә киенгән кызның да кычытканлыкка үрелүен күреп, капылт тагын чүгәләде. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. Шәһәрнекенә охшаган. Аның өстендәге шәһәрчә киемнәре, бигрәк тә аягындагы кыска ак ботинка белән башындагы ак камыш эшләпәсе аңа әллә нинди зур төс бирәләр. Г.Ибраһимов. Шәһәрчә озын пәлтәле, үкчәле ботинка кигән бу хатын авыл урамына бер дә ятышмый, баш киеме дә әллә нинди үзгә, ят аның. Г.Әдһәмова |