ШӘҺӘРЛЕК и. 1) Шәһәр кешесенә хас сыйфатларга, шәһәр гадәтләренә ия булу; шәһәрчәлек. --- сез бит авыл малае, ә менә сезнең хатыныгыз – шәһәр кызы, Казан кызы. Гаиләдә, үзегез дә әйттегез, төрлесе булырга мөмкин. Менә шул авыллык белән шәһәрлек комачауламадымы яшьрәк чакларда? Р.Миңнуллин. Кешенең кием-салымы, кыяфәтендә дә авыллык та, шәһәрлек тә күренә. Ш.Галиев

2) Шәһәр буларак алга китү, үсеш дәрәҗәсе; шәһәр кыяфәте. Мәдрәсәләрен яндырды, Коръән-китапны җыеп яндырды, йортларын вәйран итте. Шәһәрлек сыйфаты бер дә калмады. К.Насыйри. Алабуга да соңгы елларда шактый үзгәрде, шәһәрлеге артты. Р.Рахман

3) археол. Элек шәһәр булган, борынгы шәһәр яисә ныгытмаларның эзе, калдыклары сакланган урын; русчасы: городище. Галимнәр әйтүенчә, Аркаимнан Варнага кадәр 70–80 чакрым арада дистәләгән борынгы шәһәрлекләр булган. Тамерлан манарасы да шул шәһәрлекләрнең, шул борынгы тормышның бер кыйпылчыгы, соңгы билгесе булырга тиеш. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә