ШӘҺӘРЛӘШҮ II и. Илнең икътисади һәм мәдәни тормышының эре шәһәрләрдә туплану күренеше; урбанизация. Шәһәрләшү (урбанизация) халыкның рухи дөньясына да бик зур йогынты ясый. Ә.Еники. Советлар тарихының бөтен чорында татарларның эре шәһәрләргә туплануы көчәйде. Әгәр XX гасыр башында ул 5 кенә процент булса, 1980 елларда татарларның шәһәрләшүе 70 процентка җитә. М.Хәсәнов

2) Шәһәр кешесенә әйләнү, шәһәр кешеләре тормышын һәм гадәтләрен үзләштерү дәрәҗәсе, шәһәрчә тормыш белән яши башлау рәвеше. Равил исә үзенең шушындый данлавы белән заманга, шәһәрләшү һәм милли сыйфатларны югалту реаль куркыныч булган шартларга гомумиләштерү ясый. Н.Хисамов. Литва татарларында шәһәрләшү дәрәҗәсе шактый югары булган ---. Д.Исхаков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә