ШӘҺӘРЛӘШҮ I ф. 1) Илнең икътисади һәм мәдәни тормышы үзәк шәһәрләрдә туплану; шәһәрләр күбәю һәм үсү. Төрмә (зиндан) күчмә тормыш шартларында түгел, бәлки шәһәрләшкән, үзәкләшкән дәүләттә генә барлыкка килә ала. Н.Фәттах 2) Шәһәр кешесенә әйләнү, шәһәр кешеләре тормышын һәм гадәтләрен үзләштерү, шәһәрчә тормыш белән яши башлау. Шәһәрләшкән алпавыт җәйләрен шушы мәһабәт агач йортта, сирень бакчасы эчендә яшәгән. М.Мәһдиев. Әллә соң телебез шәһәрләшә, заман тизлегенә яраша алмыймы, аңыбыз бу чуар дөньяны кабул итәргә әзер түгелме? М.Галиев Шәһәрләшә бару Аз-азлап, акрынлап шәһәрләшү. Буржуаз әдәби телгә күп шивәләргә аерылган крестьян һәм авылдан чыгып шәһәрләшә барган пролетариат теле каршы куела. Г.Алпаров. Мин дә шәһәрләшә барам, Шулай тиеш, янәсе... Г.Морат Шәһәрләшә башлау Шәһәрләшү билгеләре күренү. Хәбиб акрынлап авыл белән элемтәне өзде, шәһәрләшә башлады. М.Мәһдиев. Ул тулы йөзле, уртача буйлы, берәр ел элек авылдан килгән татар кызы, ахры. Әмма шәһәрләшә башлаган: кыска җиңле җәйге кофта, тездән чак кына түбән итәк, чәче киселгән. Р.Кәрами Шәһәрләшеп бару к. шәһәрләшә бару. Бүген, бер караганда, безнеке кебек шәһәрләшеп барган авылларда яшәп тә була кебек. Ватаным Татарстан. Шәһәрләшеп барабыз дисәк тә, авыл җирлегендә киез итек кимичә булмый. Ирек мәйданы Шәһәрләшеп бетү Бөтенләй шәһәрләшү. Шәһәрләшеп беттем инде тәмам... Кыска итәк, биек үкчә киям. Ш.Җиһангирова. Хәзер шәһәрләшеп беттек: капкалар тимердән, коймалар биек, моңа кадәр бик тә күрмәгән ишектә – йозак. Шәһри Казан Шәһәрләшеп җитү к. шәһәрләшеп бетү. Элеккеге сталинист пенсионерларга алмашка татар мәктәпләрен бетергән, ниһаять, шәһәрләшеп җиткән яңа татар пенсионерлары буыны килә. Мирас Шәһәрләшеп китү Билгеле бер вакыттан, вакыйгадан соң шәһәрләшү; сизелерлек шәһәрләшү. Авылда туып үссә дә, бик тиз шәһәрләшеп киткән, тез тиңентен кара итәк, зәңгәр блузка киеп, берет-кепканы кыңгыр салып йөри торган Наҗия --- тәмәке кабызып җибәрә. Г.Ахунов. Бераз гына твист биеп алдык, Кереп-кереп чыктык ресторанга... Шәһәрләшеп киттек бик тиз шулай. Х.Әюп |