ШӘҺӘ’РАРА с. Шәһәрләр арасындагы, шәһәрләрне үзара бәйли торган. Икенче көнне таңнан Әлифә шәһәрара телефон станциясенә йөгерде. М.Маликова. Мин, Идрис, шәһәрара йөкләр ташучы машинада эшлим, ягъни ерак рейсларга йөрим. Р.Кәрами