ШӘҺӘР и. фар. 1) Сәнәгать, сәүдә, мәдәният үзәге булган һәм күп кеше яши торган эре административ торак пункт; кала. Миллионлы шәһәр Казанның үтә тыйнак вокзалыннан соң сазлыклар, урманнар уртасында урнашкан, халкы йөз меңгә дә җитмәгән Тубыл өчен мондый корылма миңа артык тәкәббер һәм көяз тоелды. Т.Әйди. Алар кайнап торган шәһәр урамнарының, трамвай-троллейбус тукталышының кайсында гына очрашмасыннар, шундук бер-берсен әллә каян күреп алалар ---. М.Маликова // Шул торакның үзәге, үзәк урамнары, бистәләрдән башка өлеше. Көн артыннан көн уза, әтием белән Касыйм абый көндезләрен шәһәргә чыгып, базар тирәләреннән, үзәк урамнардан, мәйданнардан йөреп кайталар. Ф.Әмирхан. Ял көннәрендә, мине ияртеп, шәһәргә чыга, урам әйләндерә һәм, хуҗаларча эре-эре атлап, иң олы кибеткә килеп керә. Т.Галиуллин 2) Шул торак пунктта яшәүче халык. Каладан утарга таба кузгалган көнне күк йөзе чалт аяз, мөлдерәп кояш чыккан, шәһәр уянган иде инде. М.Хәбибуллин. Менә бермәл бөтен шәһәр йокыга талган. Ф.Яруллин |