ШӘҺАДӘТ и. гар. 1) иск. Шаһитлык, гуаһлык, таныклау эше. Син ни белдең? Кемгә мәкъбүл шәһадәтең? Г.Тукай

2) Мөселман булуның беренче шарты булган «Әшһәдү әл-лә илаһә иллаллаһ вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ» (Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд – аның колы һәм илчесе) җөмләсен әйтеп иман китерү гамәле. Нури бабай да биш вакыт намазын, шуның дәрәҗәсендә үк үзенә бурыч итеп белгән зикерләрен, вирдләрен калдырмау гына түгел, --- тәүбәсен, шәһадәтен яңарта тора. Г.Ибраһимов. Мотыйгулла ахун хәзрәт белән Мирхәйдәр мулла кыз ишерелгән йортка барып, Анастасияне кире Җанбикәчкә кайтарып, тәүбә иттереп, шәһадәт догасын вә башка сүрәләр укытып, исламга дүндереп кайттылар. Р.Батулла

Шәһадәт бирү 1) Гуаһ булу, шаһит булу, раслау. Атасы Җәләл хәзрәтнең шүрлегендә өелеп яткан китаплар да аның раслыгына шәһадәт бирәләр. Г.Ибраһимов; 2) к. шәһадәт китерү ( 1 мәгъ.). Аллаһның ризалыгына ирештерәчәк икесе: Аллаһтан башка тәңре юк дип шәһадәт бирүегез һәм гөнаһларыгызны ярлыкавын соравыгыз. Кызыл таң. Шәһадәт китерү 1) «Әшһәдү әл-лә илаһә иллаллаһ вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ» (Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд – аның колы һәм илчесе) җөмләсен тавыш белән уку. Аллаһның берлегенә шәһадәт китерү; 2) Ислам динен кабул итү. Шулчагында Аллаһы пәйгамбәргә ярдәмгә Җәбраил фәрештәне иңдерә. Моны күргәч, кяферләр шәһадәт китерәләр, ун мең яһүд мөселманлыкка чыга. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә