ШӘХСИЯТ и. гар. иск. 1) Кайсы да булса бер шәхесне башкалардан аерып торган үзенчәлекләр, сыйфатлар; индивидуальлек. Кызлар иркә, Ирләр күркә, Хатыннар курчак – Аңкый шәхсият! Ш.Бабич. Алтын Урдадан соң оешкан ханлыкларда да өстен тотылган шәхсият татарлык түгел, мөселманлык була. Көнбатышта да, көнчыгышта да милли түгел, дини шәхсият өстен тотылган Урта гасырларда бу – гаять табигый хәл. М.Өнәр

2) Үз файдасын гына кайгыртучанлык; эгоистлык. Монда фәкать шәхсият вә дөньяви гараз. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә