ШӘХСИ с. гар. 1) Кешенең холкына хас булган; индивидуаль. Рәмиевнең зур осталык белән истә калырлык, көчле шәхси сыйфатларга ия булган характерлар тудыруын билгели. Т.Гыйләҗев 2) Шәхеснең рухи тормышына, күңеленә, кичерешләренә караган. Һаман игътибар үзәгендә кайнарга күнеккән зат өчен ялгызлык үзе бер җәза булса, шәхси борчылулар да килеп кушылгач, ул җәза түзә алмастай сагышка әйләнә икән. М.Әмирханов 3) Кешенең үз тәҗрибәсенә, гомеренә, тормышына мөнәсәбәтле; үз. Ринат әфәнде, шәхси планнарыгыз турында да бер-ике сүз әйтеп үтсәгез иде. Ю.Сафиуллин. Иҗтимагый-сәяси көрәштә вакытлы матбугатның ролен шәхси тәҗрибәсендә тирәнтен аңлаган Гаяз Исхакый 1928 елгы Варшава корылтаенда гәзит-журналлар чыгару бурычын бөтен кискенлеге белән куя. Х.Миңнегулов 4) Аерым бер кеше өчен билгеләнгән, бер кеше генә кулланган. Курсантларга шәхси әйберләрен һәм коралларын гына түгел, курсларның барлык җиһаз-дирбиясен үз иңнәрендә күтәреп барырга кирәк була. Р.Мостафин 5) ялг. Бер кешенең карамагында, милкендә булган; хосусый. Җирне шундый яратабыз, Шәхси милек итәбез: Китмәскә дип киләбез дә Килмәскә дип китәбез. Р.Миңнуллин 6) Аерым бер шәхеснең гаилә мөнәсәбәтләре белән бәйле булган. Ә менә ике көн мин эштә утырам, шәхси тормышым турында уйлыйм. М.Мәһдиев . Мира кебек уңган, акыллы хатын шәхси бәхетен табарга хаклы. Х.Камалов 7) Билгеле шәхес тормышка ашырган, шул шәхестән чыккан. Башкаларны Ватанны сакларга җибәрү буенча көне-төне үгетләсә дә, шәхси үрнәк күрсәтергә никтер ашыкмады Мидхәт. Н.Әхмәдиев. Бөтен эш аерым шәхесләрнең шәхси инициативасы белән җан асрарга киткән вакыт, хезмәт исәбенә бара. И.Әмирхан |