ШӘ’ХСӘН рәв. гар. Ниндидер бер аерым кешенең үзе; аерып алып. Әнә бит мәшһүр Леонардо да Винчиның «Джоконда»сын ничек мактыйлар. Мактасыннар. Берәүгә дә киресен исбатларга җыенмыйм, ә шәхсән үзем Джоконданы һич кенә дә матур димәс идем. Н.Әхмәдиев. Туфайлов аек акыл белән уйлап белә, бу эш шәхсән аның өчен минус булачак, үз башына бәлаләр дә ясавы мөмкин. Х.Камалов |