ШӘХЕС и. гар. 1) Үзенә генә хас холыкка, үзенчәлекле сыйфатлары булган характерга ия кеше, зат, индивидуум. Әсфәндиярова --- берсе икенчесенә охшаган геройларны башкарганда да, ниндидер эчке уртаклыклары булуга да карамастан, аларның һәрберсен индивидуаль шәхес итеп тоя. И.Илялова. Кешене шәхес буларак ихтирам итү

2) Җәмгыятьнең бер әгъзасы, аерым бер кеше. Сыйнфый нәфрәт белән сугарылган бу идеология күпләрнең аңына гына түгел, канына үтеп керде. Шәхес иреге һәм фикер хөрлеге дигән төшенчәләрне юкка чыгарды. Ә.Еники. Каюм Насыйриның эчтәлеге һәм төзелеше буенча да бай, күпкырлы әлеге хезмәте, нигездә, бер максатка – төрле яктан үскән, мәгърифәтле, камил әхлаклы шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән. Фән һәм тел // Берәр эшчәнлек өлкәсендә дан казанган, исеме булган, эз калдырган кеше. Биредә шулай ук Ворошилов, Орджоникидзе кебек танылган шәхесләр дә була ---. Ф.Бәйрәмова

3) Берәүнең кешелек дәрәҗәсе, горурлыгы

Шәхескә тию Рәнҗетү, кимсетү, түбәнсетү, дәрәҗәсен төшерү. Мәсләк аерымлыгыннан килеп чыккан бәхәсләр барышында бәхәсләшүчеләр, вакыт-вакыт төп темадан читкә китеп, бер-берсенең шәхесенә тия торган сүзләр әйтешүгә кадәр барып җитәләр. Ф.Ибраһимова. Шәхес культы Җәмгыять тарихында теге яки бу тарихи шәхесне идеаллаштыру, табыну объектына әйләндерү. Ләкин бит инде Сталин үлгәнгә тугыз ел, XX съездда Сталинның шәхес культын тәнкыйть иткәнгә дә алты ел, нигә һаман шул хәл әле? М.Мәһдиев. Шәхес культына бәйле булган сәяси торгынлыкның чигенә башлаган чоры. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә