ШӘФТАЛУ и. фар. бот. 1) Гөлчәчәклеләр семьялыгыннан киң ябалдашлы, озынча яфраклы, алсу яки кызыл чәчәк ата торган тропик агач; русчасы: персик. Хәтта нинди бай Алманиядәгедән дә мулрак монда, чөнки армут, анар, банан, йөзем, шәфталу, тагын башкалар барысы да үзендә үсә. Т.Әйди. Кайчак янәшәдә генә җете яшел куаклыклар, шау җимешкә күмелеп утыручы абрикос, шәфталу, чия агачлары утырып кала. Л.Гыймадиева 2) Шул үсемлекнең саргылт-кызгылт төстәге татлы, итләч, сусыл җимеше. Сәгъдәтнең кайгыртучанлыгы белән табыныбызга борыч, кәбаб, шәфталу суты, катык килә. Т.Әйди. Сумкасына йөзем, шәфталу, инҗир кебек җылы як җимешләре тутырган Хәбибә базардан кайтып килә иде. Ф.Абдуллин |