ШӘФКАТЬСЕЗ с. 1. Мәрхәмәтсез; кызганмый торган, каты күңелле, рәхимсез, аяусыз. Эльвирны каты күңелле, шәфкатьсез дия алмас иде Зуфирә. М.Маликова. Башыма ябырылып килгән шәфкатьсез уйлардан талатып, атналар буе монда да ятмас идем. А.Вергазов. Мәгәр вакыт адәм баласының мәнфәгатьләренә битараф, ул гына да түгел, рәхимсез, шәфкатьсез. Т.Галиуллин

2. рәв. мәгъ. Аяусыз рәвештә, жәлләмичә, кызганусыз, мәрхәмәтсез, рәхимсезләнеп . Коллар баш күтәрде, алар иске тормышны диңгез төбенә батырырга тиешләр. Ләкин моның өчен --- батыр егетләр кирәк, --- шәфкатьсез сугыша торган нык халык кирәк. Г.Әпсәләмов. Рушад --- диңгезнең кургаш суын миллиард бөртеккә әйләндереп, кара сыртын шәфкатьсез рәвештә елтыратып килгән үлем машинасы – торпеданы күргән иде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә