ШӘФКАТЬЛЕ с. 1) Кызганучан, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле, яхшы күңелле. Борынгылар әхлак мәсьәләләрендә бик турыдан ярганнар: кем рәхимле, шәфкатьле, шул мәргән булырга, ыруга күбрәк табыш китерергә тиеш. Р.Әхмәтьянов. --- шигырь яраткан, шигырь язган бала ул матур күңелле, башкаларга шәфкатьле, олыларга һәм кечеләргә ихтирамлы һәм игътибарлы булып үсә. Р.Миңнуллин

2) Миһербан, мәрхәмәт белдергән. Наил шунда гына Тимофеичның йөзен яхшылап күрә алды. Ул туры борынлы, аксыл куе кашлы, --- күзләре зәңгәр, шәфкатьле. Г.Әпсәләмов. Иптәш Сафин Василий Михайлович белән кул биреп күреште, --- соңга калуы өчен гафу үтенде дә үзеннән чандыррак, тәбәнәгрәк директорның иңбашына аталарча шәфкатьле кулын тиереп алды. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә