ШӘФКАТЬ и. гар. Үз итеп, яратып, кемнең дә булса хәсрәтенә, аяныч хәленә карата кичерелгән кызгану, аяу хисе, мәрхәмәт, миһербан. Күрмәгән, белмәгән кешенең бу кадәр шәфкать һәм игътибары Гайшәне гаять шатландырды. И.Салахов. Бу язмамда алар язмышына кагылуым: күңел күзләребезне ачыбрак карыйк, шәфкать, мәрхәмәт, игелек эшләргә кайчан да соң түгел, дип әйтергә теләвемнән. Ф.Яруллин

Шәфкать кулы сузу Ярдәм кулы сузу, ярдәм итү. – Я Яһүдә, сүзне безнең ник тотмадың, Ни сәбәптән антыбызны болай боздың, Йосыфны кызганып, шәфкать кулын суздың, Вафасызлык күрсәттең ник? – диләр имди. Кол Гали. Шәфкать күрсәтү к. шәфкать итү. Ләкин язмыш Хәдичәттигә карата шәфкать күрсәтте: сугыш беткәндә, аның уллары табылды. М.Мәһдиев. Хаста мөгаллимәгә шәфкать күрсәтүең дә зур савап. Н.Гыйматдинова. Шәфкать салу 1) к. шәфкать итү. Безгә кылмаган золымнар калмады, Һичкем безгә шәфкатен салмады. Ш.Мөхәммәдев; 2) Шәфкатьле итү, шәфкатьле кешегә хас сыйфатлар булдыру. Кодрәтле Ходай күңелеңә үзе аклык, ихлас җаныңа шәфкать салган. Р.Мулланурова. Безнең хезмәттә җанны рәхәтләндерә торган бер бик нык таяныч бар: ана теле, туган моң, җыр баланың күңеленә шәфкать сала. Казан утлары. Шәфкать кызы иск. к. шәфкать туташы. Шәфкать кызы Мәрьям солдат гомерен Саклаганда мина шартлады. Ш.Маннур. Шәфкать туташы Медицина сестрасы. Дежур өстәле янында йокымсырап утырган шәфкать туташы, сискәнеп, җәһәт кенә урыныннан торды да авыру янына ашыкты. Р.Фәйзуллин. Шәфкать туташлары курсын тәмамлагач, аны фронтка җибәрмәгәннәр, госпитальдә калдырганнар. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә