ШӘФӘКЪ и. гар. 1) Кояш баеганнан соң офыкта кала торган кызыллык. Яфраклары күптән коелып, шәрә ботаклары гына тырпаеп торган каен кәүсәләре тезелешеп артка очты, өсте күгелҗем боз белән капланган Пәхри елгасы шәфәкъ кызыллыгында тып-тын елтырап озатып калды. А.Вергазов. Төннең үткәнен сизми дә калдык. Әле генә шәфәкъ баткан шикелле иде. Бактың исә, инде дөньяга яктылык сирпеп, яңа көн туып килә. С.Сабиров

2) Кояш чыгар алдыннан офыкта пәйда була торган яктылык; таң яктысы. Кичке шәфәкъ белән иртәнге шәфәкъ биредә бер үк вакытта килә, безнең Казан якларындагы шәфәкъларга да, Мәскәү тирәсендәге шәфәкъларга да һич тә охшамый иде. Г.Әпсәләмов

3) күч. Нәрсәнең дә булса азагы, соңгы мизгеле. Булсачы бер гомерем шәфәгында Сәнгать белән генә яшәргә. Н.Арсланов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә