ШӘФӘГАТЬЧЕ и. Кем өчендер шәфәгать кылучы кеше. Ә Дәрдемәнд туры мәгънәсендә дә алтын чыгарган, татар әдәбиятын үстерүгә муллыгын һич тә кызганмаган шәфәгатьче, химаяче, меценат та ич. М.Хуҗин. Пәйгамбәрләр инде башка килмәс, Иң соңгысы – безнең Мөхәммәд. Шәфәгатьче булыр мөэминнәргә, Тик ул гына кылыр мәрхәмәт. Р.Сәйфетдинов |