ШӘФӘГАТЬ и. гар. 1) иск. Берәр гаепнең гафу ителүе яки берәр теләкнең үтәлүе өчен арадашчылык. Кыямәт көнендә күрерсең: голәмадан шәфәгать эстәрләр. К.Насыйри. Безгә шәфәгать сорарга урамда бер олы кеше дә юк. Г.Камал. Шунда ук мескен Шәрык шәфкать, шәфәгать эзләнә. М.Гафури

2) дини Бәндәләрнең гөнаһларының гафу ителүе өчен, пәйгамбәрләрнең һәм изге бәндәләрнең Аллаһы Тәгалә катында арадашчы булып яклау соравы. Пәйгамбәрләр салаватка мохтаҗдыр. Өммәтләр шәфәгатькә мохтаҗдыр. К.Насыйри. Мөхәммәд пәйгамбәр кешеләрне зур сулык – әл-Хауд янында каршы алачак һәм, гөнаһлары аз булган кайбер мөэминнәрне яклап, Аллаһыдан шәфәгать сораячак. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә