ШӘҮЛӘЛӘНҮ ф. 1) Күзгә чалыну, беленү, ерактан яки караңгылык эченнән бик аз гына күренә башлау. Бер адәмнең акрын сүзе колагына чалынды, алда берничә карачкы шәүләләнде, кыз һаман барды. Г.Ибраһимов . Офыкта мираж уйный башлый, анда шәһәр, гөлбакчалар шәүләләнә. Ф.Хатипов 2) Шәүләләр, күләгәләр барлыкка килү; шәүләләр уйнау 3) Бер әйбердән яки яктылыктан икенче бер урында, әйбердә чагылыш барлыкка килү; чагылу. Таулар, урманнар, күл төбендә шәүләләнеп, әкияти бер күренештә балкыйлар. И.Салахов 4) Нинди дә булса рухи хәл йөздә, чырайда чагылу, беленү. Кәбир әфәнденең йөзендә шәүләләнгән болыт тарала, җуела барды, борчылу тынычлануга әверелде, ниһаять, аның йөзендә елмаю пәйда булды. Ә.Фәйзи. Соңгы моментта мөдирнең йөзендә бизенү сызыклары шәүләләнде. Х.Камалов 5) Берәр хәл яки күренеш күз алдына килү, гәүдәләнү. Шул ук вакытта аның күз алдында тагы да зуррак борчу-михнәтләр вәгъдә итүче шомлы киләчәк шәүләләнде. М.Галәү. Ихтыяр, моңа кадәр һәр йорты, инеш буендагы һәрбер талы, --- бертугандай якын кешеләре аермачык булып күз алдында шәүләләнгән авылының шундый тизлек белән хәтер томаны артына кереп югала баруына шаккатып, шактый ара аңышмыйча торды. Р.Вәлиев Шәүләләнә башлау Шәүләләнү билгеләре барлыкка килү. Авыл читләрендәге акшарлы йортлар, гөрләп үсеп торган бакчалар, төн пәрдәсе астыннан чыгып, беленер-беленмәс кенә шәүләләнә башладылар. А.Шамов Шәүләләнеп китү Берара, кыска вакытка, аз гына шәүләләнү. Көчле пароход гәүдәсенең кысрыклавыннан ике якка аерылган сулар шәүләләнеп китәләр дә, бара-бара көчле дулкыннарга әйләнеп, Идел өстендәге чүп-чарларны читкә куалар. Т.Гыйззәт Шәүләләнеп тору Хәзерге вакытта шәүләләнү; һәрдаим яки озак вакыт дәвамында шәүләләнү. Пәрдә ачылганда, анда бер кешенең эшләп утыруы шәүләләнеп тора. Ә.Фәйзи. Аның күз алдында әле һаман Фәхринең умырылган үкчәсе шәүләләнеп тора иде. М.Галәү |