ШӘҮЛӘ и. гар. 1) Караңгылык эчендә тонык кына булып күренгән якты әйбер, яктылык. Вәли бай йортындагы кысык ут шәүләсеннән башка авылда бер яктылык та күренми. Һ.Такташ 2) Берәр нәрсәнең караңгыда, бик еракта яки якты фонда караңгы булып күренгән сызымы, чалымы, силуэты. Куак арасыннан үрелеп карагач, Наил капчык күтәргән кеше шәүләсен абайлап алды. К.Кәримов. Балыкчылар шәүләсен күрәм, тик алар еракта. Т.Кәримов 3) Нинди дә булса якты әйбердән күк йөзенә төшкән яктылык. Караңгы күктә янгын шәүләсе уйный, еракта ату тавышлары ишетелә иде. Г.Әпсәләмов. Күк читенә зәңгәр төтен җәелгән, һавада ялкын шәүләсе. Авыллар яна ---. Г.Бакиров // Ялтыравык өслеккә төшкән яктылыктан кире кайткан нур. --- каршы як стенаның бер почмагында, түшәм янындарак, уч төбе хәтле генә якты тап торып калган, әйтерсең көзге шәүләсе төшкән. Әмма кабинеттагы көзгенең шәүләсе бу урынга төшәрлек түгел иде. Г.Әпсәләмов. Сарайларның алтын шәүләләре кешеләрнең күзен тондыра. Ш.Маннур // Нәрсәдән дә булса чыккан яктылык нуры. Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе. Г.Сабитов. Нур шәүләсенең яктысы бүген --- күңелле тыкылдавы белән киң кырларны, урманнарны уятып, еракка ашкынган поездга юнәлгән иде бугай. М.Маликова 4) Берәр әйбернең икенче бер нәрсәдә чагылышы, чагылган рәсеме. Ирек күктәге йолдызларга, аларның судагы шәүләләренә хәйран калып карап торды. Ф.Садриев. Бервакыт мин күзләремнең көзгедәге шәүләсен генә түгел, ә чын, тере күзләремне күрергә теләдем. Г.Рәхим. Мансур Ибраһимович, поездның икеләтелгән тәрәзә пыяласында үз шәүләсен --- күреп, бермәлгә сискәнеп китте. Х.Ширмән 5) Нәрсәнең дә булса күз алдына килгән, кабат гәүдәләнгән сурәте. Аның хыялы күкләргә сыя алмыйча тырпылдый, һәм аның күз алдындагы Нәҗип шәүләсен көтмәгәндә Сабит абыйсы алыштыра. А.Гыйләҗев. Доктор, бу карчыкны кайда күрдем соң, дип озак уйлап торганның соңында, җимерелгән, кипкән карчыкта ул --- үзе бервакытларны бөтен хәятын фида итәргә йөргән Гөлсемнең шәүләсен күрде. Г.Шакирова 6) Күләгә. Ул берчакта да үзе турында авыз ачып сөйләми, ярканат кебек очып кайта, күргәне аның шәүләсен күреп кала, күрмәгәне күрми, берәү дә артыгын төпченми. А.Гыйләҗев. Иң үзәккә үткәне: Мөслимә үз шәүләсеннән үзе көнләшүче усал, зәһәр хатынга әверелде. Н.Әхмәдиев 7) күч. Хис, тойгы кебек эчке кичерешләрнең йөздә, чырайда чагылышы. Аның йөзендә, күз төпләрендә, беренче кырауга эләккән көзге чәчәктәй, бераз шиңә, шәлперәя башлау билгеләре, күзләрендә исә карт кыз булып утырып калудан курку шәүләсе бар иде. Г.Бәширов. Кинәт ул, һушына килеп, танымаслык хәлгә җиткән мәеткә карап катып калды. Йөзеннән ниндидер шәүлә үтте. М.Кәбиров 8) күч. Тормыш, яшәешне караңгылый торган күренешнең чагылышы, тәэсире, йогынтысы. Алтын Урдага карата ул галәмкүләм нигезсез, ачулы үчләнүләрнең энергиясе, нәтиҗәләре бүген дә әле халкыбыз язмышында кара шәүләсен саклый. М.Гайнетдинов. Гәүдәсенең, тәненең үзенә буйсынмыйча эрүен, сүнүен тойды, офыкта кызыл тамчылардан торган үлем шәүләсен күргәндәй булды. Т.Галиуллин 9) күч. Рух, идея. Җир шары өстендә Ленин шәүләсе көн-төн йөри. Һ.Такташ. Мин генә түгел, барлык шагыйрьләр дә шул хәлдә бит, тик барыбыз да ризалашабыз, шигырьнең шәүләсен генә булса да укучыга, татарча белмәүче укучыга ирештерәсе килә. К.Тимбикова 10) күч. Һәрвакыт үзеңнән калмый, юкка чыкмый торган нәрсә (язмыш, бәхет, бәхетсезлек һ.б.ш. психик хәлләр). Кая барсаң, анда шәүләң – нужа! Ш.Маннур ◊ Шәүлә генә калу Бик нык ябыгу. Ул ябыккан, күзләре эчкә баткан. Элеккеге шаян җегеттән карачкы шәүләсе генә калган. Р.Батулла. Ниһаять, беркөнне ире кайтып төшә. Типсә тимер өзәрдәй ирнең шәүләсе генә калган. З.Мәхмүди . Шәүлә кебек 1) Гел ияреп, арттан калмыйча. Инде бу вакыйга онытылган дип уйлаган идем, шәүлә кебек һаман арттан сөйрәлеп килә икән. Т.Галиуллин. Ул беренче очраган көннән үк шәүлә кебек ярты тотам да калмыйча, ияреп йөрергә гадәтләнде. Н.Гыйматдинова; 2) Тавыш-тын чыгармыйча, сиздермичә, шыпырт кына. Шәүлә кебек тавышсыз, сагышлы моң кебек тын гына йөргән Гордейны Гофман мичләре өстендә, күмер тузанын җил өерләгән чарлакта күз алдына китердем. А.Гыйләҗев. Рәсим мич арасыннан шәүлә кебек чыгып китте. Идән буенча барганда да, идән такталарын шыгырдатмады. Ф.Шәфигуллин. Шәүлә төшерү Тап төшерү; кимчелек китерү; күләгәләү, арткы планга этәрү. Исхакыйны күтәрү Тукай данына шәүлә төшерми икән. Т.Галиуллин. Бу хәл образның идеальлегенә ниндидер шәүлә төшерми калмый, әлбәттә. К.Гыйззәтов |