ШӘРЫКЛЫК и. 1) Шәрыклы булу үзлеге. Күренекле галим Җамал Вәлиди: «Гаязның язганнарын халык аңлый икән, моннан бер дә аның шәрыклыгы чыкмый. Шәрыкның табигате, билгакес (киресенчә), сүзне зиннәтләп, читләтеп, аңлашылмаслык итеп сөйләүдәдер», – дип әйткән. Р.Рахман

2) Шәрыклыларга хас булган нинди дә булса сыйфат яисә сыйфатлар . Аның картиналары да ничектер күңелгә үтә дә якын. Аларда төркилек тә, мөселманлык та, шәрыклык та ярылып ята. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә