ШӘРЫК и. гар. 1) Көнчыгыш, мәшрикъ. Сез шәрык хикәяләрендә очрый торган пәри падишаһларының могҗизалы гүзәл кызларыннан да матур. Ф.Әмирхан. Шәрык биюе бииләр. Т.Миңнуллин

2) Көнчыгыш халкы, Азия халкы һәм илләре. Тик соңгы сүзләре генә килеп җитте безгә: – Шәрык уянды! Богаулар өзелде! Гасырлар буенча изелгән мәзлум милләтләргә тулы азатлык килде. Ә.Еники . --- ерак Төркестан сахраларында Мулланурны Шәрыкны уятачак нур итеп кабул иткәннәр икән! Безнең мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә