ШӘРРА’Н ЯРУ ф. 1) Кычкыру, барысына да ишеттереп җырлау, үкерү һ.б.ш. Кәефләр бик тә хушланып киткәч, битләр пәрәмәчләнеп, дөньялар тигезләнеп алгач, Николай Иванович шәрран ярып җыр башлады ---. М.Мәһдиев. Кайсыныңдыр, мич артында утырган ана казның чыкканын көтеп ала алмыйча, ата казы шәрран яра. Х.Камалов 2) Берни дә яшермичә, ачыктан-ачык сөйләп бирү . Ә «олы абзыйлар», гадәтләре буенча, бала-чага кебек шәрран ярып, ду кубып сикереп чыгарга бер дә ашыкмадылар. Г.Мөхәммәтшин |