ШӘРИФ с. гар. кит. Аерылмыштан соң килеп, «шәрәфле, газиз, кадерле, хөрмәтле, мөбарәк» мәгънәсен белдерә. Аның җеназа шәрифләрендә 50 мең кеше катнашкан, каберенә зиярәт кылырга килүчеләр 20 көн буена өзелмәгән, дип сөйлиләр. А.Тимергалин. Э-эй, Афанасий Фёдорович, безгә әче бал эчәргә ярамый, Коръән шәрифләре рөхсәт итми. А.Гадел |