ШӘРИК и. гар. 1) Нинди дә булса бер эшне, шөгыльне бергәләп алып баручы, компаньон; бергә эшләүче, иптәш. Шәрәфетдин абзыйның өендә --- зур голәма җәмгыяте булды. Беләсең инде: һәркем үз тиңе вә үз шәриге берлән азаплана бит. Г.Тукай. Бу йортларны рәһенгә салып акча табу мөмкин исә дә, аңарга шәрикләреннән ризалык алырга кирәк булачак. Г.Камал

2) Бер сыйныфта укучыларның һәрберсе (бер-берсенә карата); сыйныфташ, классташ. Кичке чәйдән соң шәрикләребез дәресханәдә дәрес хәзерлиләр, без исә, укылган әдәби әсәрләр турында сөйләшеп, коридорда йөреп гомер үткәрә идек. Х.Туфан. Бәдретдин, безне кыстап: – Ягез әле, шәрикләр, ни бары белән ашап кына эчегез, ашап кына! – диде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә