ШӘРИГА’ТЬЧӘ рәв. 1. Шәригать кануннарына нигезләнеп, шәригать кушканча. Моннан соң мулла кызның атасын яки вәлиен чакырып сорый: аның кызы ничә яшьтә, ни исемле, мәһәр күпме, кызы ризамы, һәм шәригатьчә шулай кирәк. К.Насыйри. Коръәнне яттан белүче зур гыйлем ияләре шушы шартларда да яшереп намаз укыйлар, ураза тоталар, шәригатьчә яшәргә тырышалар. Ф.Бәйрәмова 2. с. мәгъ. к. шәргый. Мин бит сине шәригатьчә хатыным бул, дим. М.Фәйзи |