ШӘРИГАТЬ и. гар. дини 1) Мөселманнар өчен үтәү мәҗбүри булган, Коръәнгә һәм сөннәткә нигезләнеп яки иҗтиһад ярдәмендә билгеләнгән иман, әхлак, гыйбадәт һәм хокук белән бәйле кагыйдәләр һәм хөкемнәрнең бөтенесе, шуларның җыелмасы. Шәригать рамазан аенда 30 көн ураза тотарга куша. Г.Исхакый. Чисталык, пөхтәлек безнең халыкның борын-борыннан шәригать кануннары белән канына сеңгән. Ф.Яруллин. Күрәбез: шәригать кушканны сукырларча башкару гына шәхесне иманлы итми икән әле. Р.Сафин 2) Гомумән һәркем үтәргә тиеш булган кагыйдә, канун, низам. Муса галәйһиссәлам шәригате 3) Суфичылыкта: Аллаһка ирешү юлындагы дүрт мәкамнан беренчесе (калганнары – тарикать, хакыйкать, мәгърифәт) |