ШӘРЕХЛӘ’Ү ф. 1) Нәрсәгә дә булса аңлатмалар, комментарийлар бирү. «Татарның әхлакый кодексы»н шәрехләгәндә, минем өчен иң авыры шушы пункт булгандыр. Т.Миңнуллин 2) Аңлату, аңлатып бирү, нәрсәне дә булса төшендерү, төшенергә ярдәм итү. Әйтерсең шагыйрь бу шаян да, моңсу да шигырен төрмә камерасында түгел, ә агым су буенда берьялгызы моңланып йөргәндә язган. Моны шәрехләп, дөрес сыман тоелган әллә ничә төрле аңлатма табарга мөмкин ---. Г.Әпсәләмов. Бик хуш, камалышта калган шәһәр кешеләре үргән бодай ашап кына ач үлемнән котылып калганнар, дип шәрехләде әлеге йоланы Мөхәммәдәмин. М.Әмирханов Шәрехләп китү к. шәрехләп үтү. Мин бары тик барыбызга да – үземә дә, сезгә дә кайбер сораулар гына куймакчы булам. Һәм киләчәктә ниләр эшләп була икәнен шәрехләп китәргә уйлыйм. Р.Миңнуллин. Адвокат сезнең дәгъвагыз асылын кыскача гына шәрехләп китте. Ә.Сафиуллин Шәрехләп тору Һәрдаим, әледән-әле шәрехләү; хәзерге вакытта шәрехләү. «Мигрантлар --- табигатьне чүп түгә торган чокыр хәленә китереп калдыралар». Мондагы, бу өзектәге тирән мәгънәне шәрехләп торуның кирәге юк кебек. М.Мәһдиев Шәрехләп узу к. шәрехләп үтү. Ул «ЛУКОЙЛ»ның Зөядәге мәдәни һәм тарихи мирас һәйкәлләрен торгызу һәм яңартуда да актив катнашуын шәрехләп узды. Г.Гарифуллина. Р.Миңнеханов Илбашы Путинның Татарстан җитәкчесе атамасы турындагы сорауга җавабын шәрехләп узды. Мәйдан Шәрехләп үтү Сүз уңаеннан шәрехләү. Бераз кызык булсын әле, дип, Әлфия апа белән сөйләшүемне аңа да шәрехләп үттем. Ф.Баттал. Шуңа бәйләп, югарыдагы фикернең капма-каршысын, ягъни татарларның борынгы бабаларының Идел буенда бик борынгыдан яшәвен раслаучы икенче бер карашны шәрехләп үтәсе килә. Ф.Хисамова Шәрехләп чыгу Башыннан ахырына кадәр эзлекле шәрехләү. Ислам туган, Сезнең тормыш юлыгызны мин кыскача гына шәрехләп чыктым инде. Р.Вәлиев. Татар шәмаиле галереясы арт-директоры, сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм Шәмсутов һәр эшкә үз бәясен биреп шәрехләп чыкты. Шәһри Казан |