ШӘРЕХ и. гар. 1) Берәр текстның, китапның кыен, аңлашылмаган урыннарына карата язылган аңлатма, өстәмә мәгълүмат, комментарий, искәрмә. «Фатиха» сүрәсенең шәрехе

2) Берәр китапны ачыклау, аңлату өчен язылган әсәр. Мәдрәсәләрдә ул китапның үзен түгел, ә шул әсәргә шәрех китапларын өйрәнгәннәр. Г.Исхакый

3) Гомумән аңлатма, ачыклама. Гордеев та, Кутузов та икесе бер сүздә торалар: имеш, «казак» сүзе ул ирекле, азат кеше дигән сүз, дип әйтәләр. Әйе, алай да шәрехләп була. Ләкин бу шәрех ярым-йорты гына булып кала. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә