ШӘРГЫЙ с. гар. 1) Шәригать белән бәйле булган, шәригать мәсьәләләренә караган. Мөселманнар өчен махсус шәргый журнал темасы татар матбугатында тотрыклы урын яулый. Р.Фәхретдин. Бусы, хәзрәтлеген яшереп, тамак өчен Бик зур шәргый хәйлә ясаган. Һ.Такташ. Мөҗтәһидләр шулар нигезендә шәргый хөкемнәрен чыгара алалар. А.Тимергалин

2) Шәригатьчә булган; шәригатькә туры килгән, шәригатьне бозмаган, законлы. Ислам кануннары буенча, мондый шартнамә аларны шәргый ирле-хатынлы пар дип раслап куя. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә