ШӘРӘФЛЕ с. 1) Мактаулы, хөрмәтле, почётлы; дәрәҗәле, абруйлы. Коммунист, депутат, бюро члены, пленум әгъзасы Сабит Йосыф улы Нургалиев тагын бик күп мактаулы, шәрәфле исемнәргә лаек булыр иде ---. А.Гыйләҗев. Без анда профессор Абдулла Аббас белән күрештек. Ул – ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы да. Р.Вәлиев

2) Шәрәф бирә торган . Тантананы ачу – шәрәфле эш

3) Кадерле, изге саналган, күңелдә сакланган, онытылмаслык. Добруҗа вә сөекле Ватаныбыз, Булсын шанлы, шәрәфле ятагыбыз! Т.Әйди. Урак вакытында тупырдап торган уллары туды. «Шәп вакытта, шәрәфле айда, урак өстендә туды, Шәрәфетдин кушабыз», – диде Аяз хәзрәт. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә