ШӘРӘФ и. гар. 1) Мактаулы эш, горурланырлык нәрсә, дан. Бердәнбер углын югалту нинди авыр хәсрәт аңа. Шулай да халык өчен шат йөз белән үлемне каршы алу – углы өчен зур шәрәф – хурлыкта китмәде дөньядан бала. Г.Камал. Мин – татар артистлары арасында совет шартларында беренче булып азмы-күпме булса да театр мәктәбендә тәрбия алу шәрәфенә ирешкән артистларның берсе. Т.Гыйззәт

2) Шәхеснең абруе, кешелек дәрәҗәсе, авторитет, престиж. Кунаклар телләрен тешләделәр, алар, үзләренең шәрәфен саклау белән бергә, гауга чыгармыйча бетерү ягындалар иде. Г.Ибраһимов

3) Кешегә күрсәтелгән илтифатлы мөнәсәбәт, кадер, хөрмәт. Хатын-кызның адәмлек шәрәфен (кадер-хөрмәтен, затлылыгын) кимсетә торган вәхшилек законнар бетерелсен. Т.Биктимирова

4) Берәүнең икенче затка карата кылган, горурлык, канәгатьлек, бәхет итеп бәяләнерлек эш-гамәле. Син мәсгудьсең, чөнки фидаилек шәрәфенә ирешкәнсең; яки халык өчен утыз еллап зинданда ятып, сакалың агаргач чыгарылып, халык тарафыннан зур ихтирам илә каршы алынасың. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә