ШӘРӘЛЕК и. 1) Шәрә булу үзлеге. Кая гына карама, күз күреме җиткән җирдә ялангач кызыл балчыклы ямьсез таулар да сыртлар, үрләр дә түбәләр. --- Бөтен тирәдә шәрәлек-шыксызлык. Ш.Маннур. Өй кызу булгангамы, өстенә япкан җәймәсе шуып төшкән. Үзе йоклый, шәрәлеген дә, Җәмилнең күз карашын да сизмичә йоклый. Н.Әхмәдиев

2) шәрәлекләр күпл. геогр. Шәрә тау башларыннан гыйбарәт урын, ялантау; русчасы: голяки



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә