ШӘРӘЛӘНҮ ф. 1) Шәрә хәлгә килү, ялангач, бернәрсәсез калу. Йөзәр яшьлек карт тупыллар, кәкре-бөкре булып үскән моңсу каеннар күптән инде шәрәләнгәннәр. М.Хәсәнов. Картаеп очлары шәрәләнгән имән ботакларында бала-чага сырышкан булган. А.Вергазов 2) Бушау, бушап калу; такыраю. Урамнар шәрәләнде, тузан басты. Ш.Галиев. Бу кибеттә күптән булмаган иде, шүрлекләрнең шәрәләнүенә хәйран калды. М.Хуҗин Шәрәләнә бару Торган саен ныграк шәрәләнү. Көзнең беренче атналарында алтыннан койган шикелле сары яфраклары белән шыбырдап утырган ак каеннар, кызгылт яфраклы усаклар, өрәңгеләр хәзер көннән-көн шәрәләнә баралар. Г.Әпсәләмов. Авыл тирәсендәге әрәмәләр, урманнар хәзер елдан-ел сирәгәя, шәрәләнә бара. Н.Фәттах Шәрәләнә башлау Шәрәләнергә тотыну. Уң кулы белән чигә чәчләрен шәрәләнә башлаган баш түбәсенә таба сыпыргалады ---. Т.Әйди Шәрәләнә төшү Тагын да ныграк шәрәләнү; бераз шәрәләнү. Тау битләре дә шактый шәрәләнә төшкән, чөнки анда яфраклар иртәрәк коела, үлән иртәрәк корый. Ф.Бәйрәмова Шәрәләнеп бару Акрынлап шәрәләнү. Монда хәзер итәк асты да шәрәләнеп бара. Ф.Яруллин. Бар табигать шәрәләнеп бара, Басу арты басу карала. Н.Әхмәдиев Шәрәләнеп бетү Тәмам, тулысынча шәрәләнү. Калкулыкларның --- түбәсендә җил яңгырдан ергаланып, шәрәләнеп беткән кара ташлы кыялар тырпаеп утыра. Н.Фәттах. Су читендә үскән өянкеләр көмеш толымнарын агымсуда чайкый, --- шәрәләнеп беткән тамырлары ярга чат ябышып җирне кочкан. Х.Мөдәррисова Шәрәләнеп калу Ниндидер сәбәптән соң яки вакыт узгач шәрәләнгән хәлгә килү. Агачлар тәмам шәрәләнеп калды, елгалар-күлләр юка гына боз белән капланды, ялан-кырларга ак кырау ятты. Ә.Еники. Камил бер ярымүлек кызга, бер миңгерәйгән малайларга, бер бушап, шәрәләнеп калган бүлмәгә карады. Ф.Бәйрәмова Шәрәләнеп килү Соңгы вакытта шәрәләнү. Явыз җил --- шәрәләнеп килгән агачларны әле бер, әле икенче якка сыгылдырды, урамдагы тузанны пыр туздырып ташлады. Г.Хөсәенова Шәрәләнеп тору Әле, хәзер шәрәләнеп күренү; гел, һәрвакыт шәрәләнгән хәлдә булу. Революция тавындагы туганнар кабере тирәсенә яшь агачлар утырткач, Закир кодасы белән Гөргери карт Абуздырин: – Анда безнең һәйбәтләп рәшәткә тотмыйча ярамый: шәрәләнеп тормасын! Э.Касыймов. Сәмигулла агай гарип, сул аягы урынында агач бүкән генә шәрәләнеп тора. Сөембикә |