ШӘРӘЛӘНДЕРҮ ф. 1) Шәрә итү, каплап торган нәрсәне алу, ачу. Солдатлар, кылычларын шәрәләндереп, ишекнең ике ягына тезелеп бастылар. М.Галәү. Иртәнге җил, аның чигәләре агара төшкән саргылт чәчен бер якка сибеп, баш түбәсендәге пеләшен шәрәләндерде. А.Вергазов 2) күч. Яшерен якларын фаш итү, ачу, ачып салу. Явызлыкның иҗтимагый тамырларын тәмам шәрәләндереп, ачып салган реализм формалашып өлгерә алмады әле. Г.Халит. Көндәлек ул – истәлек тә, тормыш вакыйгаларын шәрәләндереп бирү һәм тарихка әйләнеп баручы вакыйгаларның чагылышы да. Ф.Яруллин 3) күч. Гади итеп, катлауландырмыйча, матурламыйча, яшерергә тырышмыйча ачыктан-ачык бирү. Профессор борынын җыерып куйды, бу сорау аңа артык тупас тоелды булса кирәк. – Шәрәләндереп әйткәндә, шулайрак шул, – диде ул. М.Маликова. Гасырыбызның фаҗигасы сәхнәдән бу дәрәҗәдә шәрәләндереп күрсәтелгәне юк иде әле. К.Тимбикова |