ШӘРӘ с. мар. 1. 1) Ялангач, берни дә кимәгән. Миңа үз гомеремдә бер тапкыр да андый җиргә барырга туры килмәгәнлектән, ресторанны эчү һәм шәрә кызларның өстәл өстенә менеп бию урыны дип күз алдыма китерә идем. Ф.Яруллин. Интегә иде Гөлзәйнәп, җаны кыйнала иде аның, чөнки шәрә кешегә карарга ояла, пляжларны «шүрәле оясы» дип атый, шәһәр халкының бу кыланмышын кыргыйлык дип саный иде. М.Маликова 2) Яфраксыз, яфракларын койган. Зәп-зәңгәр күк фонында шәрә агачлар башындагы былтырдан калган карга оялары ап-ачык күренәләр. Г.Әпсәләмов. Шулчак, юлның сул як кырында үсеп утырган куакларның шәрә ботакларын, --- коелган яфракларын кыштырдатып, нәрсәдер хәрәкәтләнеп алды. М.Хәсәнов 3) Йонсыз, йоны булмаган яисә йонын койган. Шәрә тавык кебек калдырдылар Ярымшәрә кала кызлары. Ч.Мусин. Икенче кошларның йомыркадан көчсез шәрә кошчыклар чыга. Ватаным Татарстан 4) Такыр, тип-тигез. Авылның --- җире-суы да тирә-як авылларныкыннан бернәрсәсе белән аерылмый: үрләр, үзәнлекләр җәелгән шәрә кырлар, чокыр-чакырлар, вак куаклыклар ---. Ә.Еники. Тирә-якта ат кылыдай каты, коры үләннәр генә тырпаеп утырган иксез-чиксез далалар, тигез, шәрә далалар башланды. Н.Фәттах // Берни дә үсмәгән, бернәрсә белән капланмаган. Түбәләрендә шәрә ташлар тырпаеп утырган, итәкләре исә куе яшел урман белән капланган, бер үк биеклектәге ике калкулыкны шулай Куш тау дип атыйлар иде. Н.Фәттах. Шәрә башын иеп, агай якты лампа астында уйланып утыра. Ш.Галиев 5) Бернинди дә җиһазы булмаган, җиһазланмаган, буш. Шырпы яктысы чаршау-кашагасыз шәрә өй эчен беркавым үзенең калтыравык нурына манчыган булды да, караңгылыкны җиңә алмаячагына ышанып, сүнәргә ашыкты. Ә.Гаффар. Чакырырга кирәк үзләрен, бер килгәч күңел шундый карарга. Шәрә туташ кебек шәрә бүлмәм бик ошарга тиеш аларга... Р.Мингалим // Берни дә җәелмәгән, түшәлмәгән; коры, как. Ул блокка керде. Монда да шул ук өч катлы шәрә сәкеләр, тонык кына электр уты, ябык, ач кешеләр. Г.Әпсәләмов 2. рәв. мәгъ. Киемсез, ялангач, киемсез килеш, киенмичә. Нишләсен, ипотекага түләргә, ниһаять, үлмәс өчен генә тәгам кабарга, шәрә йөрмәс өчен генә киенергә мәҗбүр иде рәссам. Н.Гыйматдинова |