ШӘПЛЕК и. 1) Шәп булу, яхшы, әйбәт булу. Кыскасы, солдатмы, офицермы – аерып булырлык түгел, бары тик кыяфәтенә, тотышына, өс-башының шәплегенә карап кына чамаларга була. Ф.Әмирхан. Киерелеп шулай сәхнәдә йөргәндә, минем шәплекне барысы да күрәләрме икән, дип аска – залга күз салуым булды – әйтәсе сүзне оныттым. М.Мәһдиев

2) Көч дәрәҗәсе, интенсивлык. Хәзер тавышлар сирәгәйгән, элекке шәплекләрен югалткан иде. М.Гафури. Җилнең катылыгына, буранның шәплегенә карамыйча, Нурый картның ишегалдын, капка төбен халык сырган иде. Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар

3) Булдыклылык; кәттәлек; егетлек. Менә бит, ул остазы белән карулашуны шәплек саный... Г.Ибраһимов. Кая китте синең элекке шәплегең? Ә.Исхак

4) Тизлек, җәһәтлек. Поезд берничә көн буенча шул шәплеге белән алга китте. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә