ШӘПЛӘП рәв. 1) Тиешле дәрәҗәдә, җиренә җиткереп, менә дигән итеп; яхшылап. Аның бу хәлен начальник үзенчә аңлады: – Син кайгырма, Сафина, алдагы елда беренче чиратта сиңа бирербез, – дип юатырга тырышты. – Ә бу бүлмәне бик шәпләп эшләп чык инде. Г.Сабитов. Назыйм да яңа урамда бик шәпләп яңа өй салып куйды. Ф.Яруллин // Яхшы итеп, шәп итеп. Иван Ивановичның ата-анасы исән, үзе Басыйр Бариевичка сөйләгәнчә, хәзерендә чик янындагы шәһәрчектә бик шәпләп яшәп яталар. А.Гыйләҗев. Бер кызы белән кияве шушы авылда ресторан тота икән, без шунда бик шәпләп кунак булдык. Р.Батулла // Яхшылап, ныгытып, әйбәтләп. Кечкенә тәрәзә эчтән бик шәпләп томаланган. М.Хәсәнов. Ә без элек картлар буганча иттереп будык буаны. Машина-машина чыбык-чабык салдык, шәпләп таптаттык, тыгызлаттык. М.Вәлиев

2) Тәкәббер генә, эре кыяфәттә . Ибрай белән Хөсәен шәпләп үтеп баралар. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә