ШӘПЛӘНҮ ф. 1) Тәкәбберләнү, үзен башкалардан өстен кую, эре кылану, эреләнү, һавалану; мактану. – Курыкма син аңардан. – Мин курыкмыйм да, – дип шәпләнде яшь солдат. И.Хуҗин. Киемеңне үзең юып, ашарга үзең пешереп, савыт-сабаңны үзең җыештыра башласаң, бик шәпләнеп, чәчкә атып йөри алмассың --- ! Д.Булатова

2) Батыраю, гайрәтләнү. Сезне кичә утырып торды диләр. Алай да артык шәпләнеп китмәгез, өзлегү дигән нәрсә бар бит, ишеткәнегез бармы? С.Сөләйманова. – Танытам мин аларга! – дип шәпләнде Шәүкәт. – Минем алда биеп кенә торачаклар, күр дә тор. К.Кара

3) Күркәмләнү, матурлану. Гранит --- Кадриянең терсәгенә орынды: – У-у, бүген иртән бигрәкләр дә чибәрләнгән, шәпләнгән син ---. М.Шаһимәрдәнов

4) Яхшыру, әйбәтләнү. Барасы юл бик аз гына шәпләнә. Г.Бәширов. Йөреп керү икесен дә айныткан, бигрәк тә директор шәпләнгән, аның кәефе күтәрелгән, ачуы чыгып беткән иде. Р.Мирхәйдәров // Терелү, уңайлану, савыгу (авыру кеше тур.). Мин яңа гаскәрдән кайттым. Шәпләндем, тазардым. Һ.Такташ

5) күч. Артык оста сөйли башлау; телләшергә остару. Аннары ул, миңа карап: – Җиңгәң телгә-тешкә бик шәпләнде әле, Сирин, нишләргә? – дип көлде. Х.Сарьян

Шәпләнә бару Торган саен ныграк шәпләнү. Хәлегез шәпләнә бара. Шаярта, төрттерә, хәтта чәнчә башладыгыз. Т.Галиуллин

Шәпләнеп китү Билгеле бер моменттан, сәбәптән соң шәпләнү, кинәт шәпләнү. Әмма көннәрнең шулай тоташ шәпләнеп китүе, килгән кунакларның юмартлыгы --- хатынымның күңелен дә йомшартты ---. А.Гыйләҗев. Шуның аркасында кәефе дә шәпләнеп китте. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә