ШӘПКӘ бәйл. 1) Нәрсә дә булса башкарган вакытта, шуның белән беррәттән. Йөгереп килгән шәпкә теплоходның койрык ягына башта сумкамны ыргыттым ---. С.Сабиров. Гөлсемнең ят тавышыннан ат, юырткан шәпкә туарылып, арыш басуына кереп китте. Ә.Галиева 2) Нинди дә булса бер эш башкарылгач та, шунда ук. Килгән шәпкә авыру янына узды, исәнләште, тамыр тибешен тикшерде ---. Г.Әпсәләмов. Басыйр Бариевич, кыюланып, кергән шәпкә планнарын сөйләп бирде ---. А.Гыйләҗев. Зуфирә йөгереп менгән шәпкә аның яныннан узып китте, аннары туктап, аска карады ---. М.Маликова |